Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш ахырына кадәр кайсы яшелчәләрдә витаминнар саклана?

Табиб рационда сезонлы яшелчәләргә өстенлек бирергә киңәш итте.

news_top_970_100
Кыш ахырына кадәр кайсы яшелчәләрдә витаминнар саклана?
pixabay.com/ru

Яз азагына кадәр кайсы яшелчәләрдә файдалы матдәләр булуы турында «Прайм» агентлыгына Виноградов исемендәге хастаханәнең клиник диетология бүлеге медицина фәннәре кандидаты, терапевт, диетолог Юлия Пигарева сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Ул сезонлы яшелчәләр ашарга кушты. Эксперт искәртеп узганча, помидор белән кыярны кишер, бәрәңге һәм чөгендер белән чагыштыру бик үк дөрес түгел. Бәрәңгедә, мәсәлән, углеводлар күбрәк.

«Аларның составы төрле, алардагы витаминнар, минераллар, углеводлар да төрле. Бәрәңгедә (17 грамм) углеводлар помидорларга караганда (3,2 грамм) күбрәк», — дип аңлатты Пигарева.

Табиб рационда сезонлы яшелчәләргә өстенлек бирергә киңәш итте. Шулай ук теплицада үстерелгән помидор һәм кыярны кышын да ашарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100