Кыш ахырына кадәр һава торышы нинди булачак?
Кыш ахырына кадәр һава торышы нинди булачак?
Кыш ахыры Россиянең күпчелек өлешендә яшәүчеләр өчен чын-чынлап язгы булырга мөмкин, дип яза Российская газета Россия гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Дмитрий Киктевка сылтама белән.
Илнең үзәк өлешендә, ягъни бездә, нормадан дүрт-биш градуска югарырак температура көтелә.
Бу атнада исә минус унга кадәр суытачак, ә якшәмбе көнне ул 18 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Синоптиклар ялларда кар явуын да фаразлый.