Кыш җыелган тиресне язын басуга чыгару тыелачак: штрафка тармас өчен нишләргә?
Яңа канунны «тирес законы» дип атадылар да инде. Аның буенча, тиресне җитештерүче аны үзенең милке дип саный ала, шул ук вакытта тиресне кырга чыгаруда чикләүләр дә кертелә.
- 2023 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Терлекчелекнең өстәмә продуктларын әйләнешкә кертүне раслау турында»гы 1940нчы карары (2022 елның 31 мартыннан), шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл хуҗалыгы хайваннарын тотканда барлыкка килә торган матдәләрне терлекчелекнең өстәмә продуктларына кертүне хәбәр итү тәртибен, срокларын һәм формасын раслау турында»гы 671нче боерыгы (2022 елның 7 октябреннән) нигезендә «Терлекчелекнең өстәмә продуктлары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 248нче Федераль законы (2022 елның 14 июленнән) гамәлгә керде. Аның нигезендә терлекчелекнең өстәмә продуктлары буларак авыл хуҗалыгы хайваннарын тотканда барлыкка килә торган матдәләр, шул исәптән тирес, агынты сулар һ.б. карала.
Закон терлекчелекнең өстәмә продуктларын әйләнешкә кертүгә таләпләрне билгели (саклау, эшкәртү, яңадан эшкәртү, транспортлау, сату һәм куллану). Терлекчелекнең өстәмә продуктларын юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, юридик затсыз оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне гамәлгә ашыручы крестьян (фермер) хуҗалыкларына гына тапшырырга рөхсәт ителә. Таләпләр үтәлешен Россельхознадзор контрольдә тотачак.
Законның тәртибе, үтәлеше турындагы сорауларга Ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин җавап бирә.
– Әгәр дә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче җыелган тиресне яз көне басуга органик ашлама буларак кертсә, бу – хокук бозу дип танылачакмы?
– Әйе, закон нигезендә, бу – хокук бозу дип таныла. (Закон буенча эшкәртелгән тиресне генә кулланырга ярый).
– Яңа законны бозмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Тиресне саклау өчен махсус урын оештырырга кирәк, анда ул 1 ел сакланырга тиеш, шуннан соң аны кулланырга яки сатарга мөмкин булачак.
– Барлык хуҗалыклар да яңа законны үтәргә тиешме?
– Әйе, барысы да. Әмма, иң беренче чиратта, зур оешкан хуҗалыклар өстеннән контроль оештырылачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар секторында массакүләм тикшерүләр үткәрү планлаштырылмый, әмма алар да әлеге закон таләпләрен үтәргә тиеш.
– Ә көтү атлары, эре һәм вак мөгезле терлек тиресен нишләтергә? Алар артыннан тирес җыеп йөреп булмый бит?
– Көтүдәге хайваннар тиресенә закон таләпләре кагылмый, шуңа күрә монда борчылырга урын юк.
– Димәк, 2023 елның 1 мартыннан тикшерүләргә һәм штрафларга әзер булырга кирәк?
– Юк, 2023 елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә штраф салынмаячак. Бу ел профилактика эшләренә, консультацияләр һәм аңлатмалар үткәрүгә багышланачак. Әмма 2024 елдан закон тулысынча эшли башлауга әзер булырга кирәк.
– Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре нәрсә эшләргә тиеш?
– 2023 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенә, авыл хуҗалыгы хайваннары тиресе терлекчелекнең өстәмә продукциясе буларак кулланылачак, дигән гариза җибәрергә кирәк. Мондый тирес махсус урында 1 ел дәвамында сакланырга тиеш, шуннан соң аны кулланырга мөмкин булачак. Аккредитацияләнгән лабораторияләргә анализлар тапшырырга кирәк булачак. Аның бәясе – якынча 5 мең сум.
Әгәр гариза бирелмәсә, 1 майдан тирес «калдык» дип танылачак һәм аны саклау яки басуга чыгару туфракның пычрануына тиңләштереләчәк, мондый гамәлләр өчен штрафлар салыначак.
Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен, физик затларга 60 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 700 мең сумга кадәр штраф яный (РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2нче маддәсе).
Әгәр авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын асрау һәм үрчетү белән шөгыльләнүче барлык милек формасындагы хуҗалык итүче субъектлар мөстәкыйль рәвештә авыл хуҗалыгы хайваннарын асрау вакытында барлыкка килә торган матдәләрне терлекчелекнең өстәмә продуктларына кертү турында 2023 елның 1 маена кадәр Россельхознадзор идарәсенең рәсми почтасына: tu27-m.gribanova@fsvps.gov.ru хәбәр җибәрсә, терлекчелекнең өстәмә продуктлары калдыклар булып саналмаячак. Аннан соң хәбәрләрне ел саен 31 декабрьгә кадәр җибәреп торырга кирәк булачак.
Әгәр хәбәр җибәрелмәсә, Росприроднадзор калдыклар турында закон үтәлешен тикшерәчәк. Дәүләт Думасы комитеты терлекчелекнең өстәмә продуктларын ташу, саклау таләпләрен үтәмәгән өчен 30 меңнән 450 мең сумга кадәр штраф салуны хуплады.
Игътибар: матдәләрне терлекчелекнең өстәмә продуктларына кертү турында хәбәрне Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә юлларга кирәк. 2023 елда ул, 2023 елның 1 мартыннан 2023 елның 31 декабренә кадәрге чор өчен, 1 майга кадәр җибәрелә. Аннан соң ел саен киләсе календарь елга агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш. Аны шәхсән, почта аша яки электрон документ формасында юлларга мөмкин.
Хәбәр кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча теркәлә. Хәбәр формасы Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе сайтында расланган. Шунда ук федераль законны тормышка ашыру өчен кабул ителгән норматив документлар белән танышырга мөмкин.