news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыш үзенекен итә: Татарстанда -30 градуска кадәр суыта

news_top
Кыш үзенекен итә: Татарстанда -30 градуска кадәр суыта
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда атна һава торышы кинәт үзгәрү белән башлана – төбәккә -30 градуска кадәр көчле салкыннар килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте, дип яза «ТНВ» телеканалы.

Дүшәмбе, 22 декабрьдә, республикада әле артык салкын көтелми – төнлә һәм көндез температура -1..-6 градус тирәсе була. Җепшек кар, урыны белән буран, томан һәм бозлавык фаразлана. Җил секундына 15 метрга кадәр көчәя.

Сизелерлек салкыннар сишәмбе, 23 декабрьдән, башлана. Төнлә термометр баганалары -3..-8 градуска кадәр төшә, ә кичкә температура -9..-14 градус була. Кайбер районнарда кар явачак. Буран булу ихтимал. Җил секундына 7-12 метр тизлек белән исәчәк.

Иң көчле салкын чәршәмбе, 24 декабрьдә, көтелә. Төнлә Татарстанда -23..-28 градуска кадәр суыта. Көндез дә шактый салкын була: -16..-21 градус. Урыны белән бераз явым-төшем булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән исә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар