news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чувашиядә Кыш бабай кибет хуҗасын атып үтергән

news_top
Чувашиядә Кыш бабай кибет хуҗасын атып үтергән
Телеграм канал

2 гыйнварда Канаш шәһәрендә Кыш Бабай костюмына киенгән ир-ат кибеткә мылтык тотып кергән. Ул кибет хуҗасы 44 яшьлек Юрий С. белән сөйләшеп ала, уртак селфи ясый. Аннан соң Кыш бабай кибет хуҗасын атып үтерә. «Shot» каналында һөҗүм мизгеле видеосы чыккан.

Кадрларда күренгәнчә, башта үтерүче ир-ат белән селфи ясый, аннан соң бизнесмен касса артына барып баса, ә Кыш бабай зал буйлап йөри. Кыш бабай туны астыннан мылтыкны чыгара да «Березка» кибете хуҗасына ата. Бу вакытта залда сатып алучылар да булган. Үтерүчене эзлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар