Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин – Кыш бабай ярдәмчесе»: быел балаларга бәйрәм кәефе ничә сумга төшә?

Һәр елны әти-әниләр Яңа ел бәйрәмнәренә, балаларны котларга Кыш бабай һәм Кар кызын чакыралар. Быел бу геройларны чакыручылар бармы, бәяләре ничек үзгәргән? Тулырак - «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
«Мин – Кыш бабай ярдәмчесе»: быел балаларга бәйрәм кәефе ничә сумга төшә?
Салават Камалетдинов

Могҗизалы вакыт – Яңа ел җитәргә дә озак калмады. Балалар бүләкләрен көтеп, сәгатьләр санаган мизгелдә, олылар бүләк алу, табын кору сораулары белән мәшгуль.

Үзебез балачакта Кыш бабайга хатлар язып мавыкмасак та, бүгенге заман балалары теләкләрен махсус бланкка ук язып җибәрә. Кечерәк чакта Кыш бабай янына ук басып шигырь сөйләү, я аның бияләенә кагылып үтү генә дә баланы бик бәхетле итә шул. Ата-аналар балаларының күңелен күрер, шушы могҗизалы хисләрне озаккарак саклау өчен, Кыш бабайны өйгә үк чакырып, чын бәйрәм ясыйлар.

Кыш бабай бүген ни дәрәҗәдә популяр, бәяләре артмадымы икән, дигән сораулар белән, Кыш бабайларның үзләренә мөрәҗәгать итеп карарга булдык.

«Тылсымның үзенә күрә бер шифасы бар»

Инженер булып эшләүче Евгений Максимов үзенең буш вакытында Кыш бабай ролен инде 10 елдан артык үти.

Мин мәдәният институтын тәмамладым, бөтен актерлык осталыгына да, режиссерлыкка да шунда өйрәндем.

Һәрберебезгә балалар бакчасында Кыш бабай белән очрашырга туры килә. Шунысы истә калган: бәйрәмгә тәрбиячем Кыш бабай булып киенә иде. Әзрәк бу күңелгә тиеп калганмыдыр инде. Балалар бакчасына профессиональ Кыш бабайлар килсә, минемчә, ул дөресрәк булыр иде. Шулай итеп, Кыш бабай булу теләге балачагыма ук барып тоташа, дияр идем.

Фото: © Евгений Максимовның шәхси архивыннан

Мине инде 5 ел рәттән чакыручы гаиләләр дә бар, шуңа күрә аларга узган елгы программаны күрсәтеп булмый, аны үзгәртәм. Замана да гел үзгәреп тора бит, шуңа күрә тамашаның сценариен дә яңалыксыз калдырмыйм. Ул хәзер күбрәк интерактив рәвештә, флэшмоблар кебек үтә.

Могҗизага ышанган балаларның күзләрен, эмоцияләрен күрү үземә дә бик ошый. Алар бит сине, чынмы икән бу дип, тотып та карый. Быел балалар бакчасында 17 бәйрәм чарасына барасым бар, аннары олылар корпоративына да берничә чакыру бар. Аллага шөкер, чакырулар артып тора. Аның көннәре шул бер үк инде: 25еннән башлап 29ына кадәр. Быел октябрь аенда ук заказ ясап куючылар да булды. Буш вакытым шуның сценариен ятлап үтә.

Бәйрәмне рус телендә үткәрергә чакыручылар күбрәк, шулай да «Татар телендә программагыз бармы?» – дип сораучылар да бар. Татар телле Кыш бабайны татар эстрадасы җырчылары чакыра.

Кайбер бәйрәмнәр татарчалы-русчалы үтә. Берничә гаилә берләшеп чакыралар да, алар арасында татарча белмәүче балалар да булгач, рус теленә күчеп алырга туры килә, – ди ул.

Евгений сүзләренә караганда, аны күбрәк 4-8 яшьлек балалар өчен чакыралар. Үзенең 5 һәм 9 яшьлек кызлары да әле һаман Кыш бабайның барлыгына ышана икән.

Могҗизага ышанырга кирәк, тылсымның үзенә күрә бер шифасы бар аның. Баламы ул, олы кешеме – һәрберебез Яңа елга ышанып, өметләнеп яшибез. Хәзерге балаларның әкияткә, могҗизага ышануы – зур бәхет, минемчә. Кызларыма 5 һәм 9 яшь булса да, әле дә Кыш бабай барлыгына ышаналар. Алар минем Кыш бабай ролен башкарганымны белә. Мин – кызларым өчен Кыш бабайның ярдәмчесе. Үзләренең хатларын да чын Кыш бабайга тапшырырга дип миңа бирәләр, соңыннан «Үзе килерме икән, юкмы», – дип көтеп йөриләр, – ди Евгений.

Фото: © Евгений Максимовның шәхси архивыннан

Кыш бабайдан бәяләре турында да сораштым. Евгений Максимовны Кыш бабай буларак Салмачы, Көек, Богородское бистәләрендә өйгә 2500-3500 сумга чакырып була.

Бүген бәяләр һәрдаим артып тора, шулай да эш хаклары үзгәрешсез кала бит. Бала күңелен күрү – үзе бер бәхет, шуңа күрә әти-әниләрнең хәлләренә кереп, бәяләрне арттырмыйча, шулай ук калдырырга тырыштык, – дип аңлатты ул.

«Күңел өчен эшлибез»

Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларның да бу өлкәдә тәҗрибәләре бар икән.

Кыш бабай һәм Кар кызы булып без күптәннән йөрибез, 10-12 еллар чамасы. Бу эшкә өйләнешкәч алындык, яшь гаилә өчен, ни дисәң дә, өстәмә керем дә булып тора. Илнурның буй-сыны да Кыш бабайга туры килеп тора бит. Аннары мин шундый шәп костюмнарга тап булдым. Бу безнең уеннан гына чыккан әйбер булса да, ел саен Яңа ел алдыннан балаларны куандыру үзебез өчен дә бер сөенеч булып ала. Мин башка Кар кызларыннан скрипкам булу белән аерылып торам. Программада уен коралын тәкъдим итү өлеше дә бар. Балаларга скрипка һәм аның тарихын сөйлим, уйныйм. Бу үзенә күрә бер тәрбияви чара булып та тора. Безнең өчен бу «шабашка» гына түгел, ә балаларга Яңа ел рухын җиткерү, сөендерү, шул ук вакытта татар телен пропагандалау да.

Без бит артык күп заказлар алмыйбыз, банкетларда йөрмибез. Төп эшебез булгач, моның белән артык мавыкмыйбыз. Чакыручылар күп булса да, эшкә зыян килмәслек итеп, буш вакытта гына, үз көебезгә җайлап кына эшлибез. Күбесенчә балаларны сөендерәбез, кызыбыз йөргән балалар бакчасына барабыз. Безне күбрәк татар җанлы кешеләр чакыра. Дөрес, рус гаиләләренә дә барган бар, әмма без – татарча сөйләшә торган Кыш бабай белән Кар кызы, дип әйтер идем мин.

Бәясенә килгәндә, ул үзгәрмәде, күбрәк күңел өчен эшлибез, – диде Динә.

Фото: © Динә Закированың шәхси архивыннан

«Ике Кыш бабаем бар»

Журналист, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы Идел Кыямов та тәҗрибәле Кыш бабай булып чыкты. Ул училищеда укыган дәвердә үк, 2013 елларда эшли башлаган:

Минем ике Кыш бабаем бар: берсе – милли Кыш бабай, икенчесе – традицион. Милли Кыш бабай яшел костюмнан йөри. Бу идея – әниемнеке. Ул бер дә ялгышмады, бу – үзенә күрә зур проект булды, дип әйтер идем, чөнки безнең җитәкчелегебез тарафыннан да татар телебезгә, милләтебезгә ихтыяҗ һәм игътибар арта. Кайбер татар гаиләләре, телне саклау максатыннан, яшел костюмлы Кыш бабайны чакыралар. Шунда Кыш бабай булып чыгыш ясыйм, балаларны куандырам, аларга тылсым, могҗиза бүләк итәм.

Татар телендә чыгыш ясаучы Кыш бабайны чакыручылар саны үзгәрде димәс идем, шул ук дәрәҗәдә саклана. Милли Кыш бабайга алай реклама ясаганым юк. Ниндидер «сарафан радиосы» буенча, танышлар аркылы тарала. Шәхсән, минем заказларыма килгәндә, алар кимемәде, русчаны да күбрәк сораучылар юк. Мәсәлән, кайберәүләр өчен кызыл киемдә барсам да, бәйрәмне татарча үткәрәм, чөнки алар шул төскә гадәтләнгән.

Беренче килеп кергәндә, бераз сәерсенебрәк: «Бу ник яшел икән», – дип карап торучы балалар да булгалады. Аннары Кыш бабайның тавышын ишеткәч, уенга кереп китеп, мавыгып, аралашуга тартылып кереп китәләр. Яшел киемемне дә аңлатып үтәм.

Яшел костюмның тагын бер отышлы ягы булды. Безнең Россиядәге зур банкларның берсенең бренд төсе дә яшел, шуңа күрә яшел киемле Кыш бабайны алар да корпоративларына чакырганнар иде.

Кар кызының киеме гадәти иде. Быел менә яңа костюм тектерде, әле күрмәдем, анда милли орнаментлар булырга тиеш, – дип аңлатты ул.

Фото: © Идел Кыямовның шәхси архивыннан

Кыш бабайдан бәяләре һәм гадәти булмаган очраклар турында да белештем.

Төрле категория балаларга чакыралар. 10 еллык тәҗрибәдә хәтта 14 яшьлек кызга да әнисе Кыш бабай чакырган иде, аны да барып котлап кайттык. Гадәттә, 8 яшькә кадәрге балаларны котлауга заказлар килә. Мәсәлән, Чабакса дигән бистәдә урамнары, туганнары белән җыелып, бәйрәм тамашасын урамда үткәргәннәр иде.

2019 елда безне «Рублевка»га бер олигарх абый, туганнары татар булгач, «татар» Кыш бабаен чакырган иде. Анда Яңа ел төнендә эшләгән өчен 140 мең сум алган идек.

Бәясе көннәрдән чыгып формалаша, мәсәлән, 1-25 декабрь көннәрендә Кыш бабай 2000 сумга йөри, аннары 31енә кадәр бәяләр көн аралаш үзгәреп тора. Акча ничек эшләнгәнен беләбез, бөтенебез бер җәмгыятьтә яшәгәч, шуңа күрә бәяләрне әллә ни арттырмыйбыз, – диде ул.

«Кыш бабай бәясе быел арткан»

Танышым Алинә дә балалары өчен инде берничә ел рәттән бер үк Кыш бабайны чакыра.

Ул Кыш бабайны, дөресрәге, башта Кыр кызын бер «әниләр» чатыннан моннан 4 ел элек эзләп тапкан идем. Дусларыбыз белән берничә гаилә берләшеп, бер өйгә җыелышып, Яңа ел алдыннан шулай балаларга бәйрәм ясап алабыз. Программалары кызык аларның, фокуслар күрсәтәләр, 2023 ел Куян елы булгач, тере куяннары да бар иде.

Бу Кыш бабайның берничә төрле программасы бар. Иң арзаны – 20 минутлыгы – 4500 сум, ярты сәгать бәйрәме 8 мең сум тора. Узган елны без алган 8 меңлек программа быел 12 мең сумга чыга. Дөрес, берничә гаилә берләшкәч, әлеге бәя үзен аклый дип саныйм, чөнки балаларга бик күңелле. Аннары Кыш бабай белән Кар кызының кыяфәтләре дә бик матур, тагын берничә геройлары бар. Быел да чакырырбыз дип уйлыйм, тик көнен генә билгеләмәдек әле, – диде ул.

Кыш бабай бәясе

Кыш бабай бәяләре ни дәрәҗәдә артты икән, дип тә эзләндем. Интернет челтәрендәге 2021 елгы бер шәхси игъланда 20 декабрьгә кадәр Кыш бабайны өйгә чакыру 2490 сум булган. Яңа ел көненә якынлашкан саен бәяләр дә арта. Мәсәлән, 31 декабрь көнне Кыш бабай кулыннан бүләк алу өчен кимендә 5 мең сум чыгарып салырга кирәк иде. Бу – соңгы бәя түгел, чөнки ул вакытына карап арта бара. Шәхси йорт, бакчаларда яшәүчеләр, бу бәядән тыш, ерак булган өчен, өстәмә 500-1000 мең сум түләргә тиеш.

Кыш бабайның шәһәребез порталында быелгы ел өчен түбәндәге бәяләр китерелгән. 10-22 декабрь аралыгындагы 15 минутлык котлау бәясе – 3000 мең сум, 30 минут – 4500 сум, ә 1 сәгатьлек программа – 6800 сум. 27 декабрьдән соң бәяләр сәгатьләп арта. Кыш бабайның иң кыйммәт вакыты 31е көнне кичке сәгать 10нан алып 1есенә кадәр: 15 минут – 10500 сум, 30 минут – 12 мең, 1 сәгать – 18 мең сум. Кыш бабайның эш вакыты 15 гыйнварга кадәр дәвам итә: бу вакытта бәяләр 3300-7500 сум тирәсе.

Әлеге порталга шалтыратып, «татарча сөйләшә торган Кыш бабайлар бармы» дип кызыксындым. «Татарча да, русча да сөйләшә торган бер парыбыз бар. Ләкин бу – гадәттәгедән кыйбатрак булачак. Мәсәлән, 25 декабрь көнне татар телле Кыш бабайның 15 минуты 7600 сум тора, ә ярты сәгате – 8900 сум», – дип аңлаттылар. Бу рус телле Кыш бабай белән чагыштырганда 2500 сумга күбрәк. Мәсәлән, шул ук чуваш һәм башка телләрдә котлау ишетергә теләгәннәр өчен дә калын янчык әзерләп куярга кирәк булачак. Оператор сүзләренчә, бу – күп телләрдә сөйләшүче «вип» рәтенә керә, шуңа күрә бәяләре дә «ого-го» икән.

Кыш бабайларны өйрәнеп, шунысын төгәл әйтә алам:

  • Шәхси, ягъни бәйрәм агентлыкларына беркетелмәгән Кыш бабайларның бәяләре бермә-бер арзанрак. Дөрес, монда да яхшысын таба белергә кирәк.
  • Үзегезгә җайлы вакытны инде ноябрь ахырында, декабрь башларында ук билгеләп кую отышлы.
  • Иң кулай бәяләр – 25 декабрьгә хәтле.
  • Балаларга Кыш бабайны дуслар, туганнар белән берничә гаилә берләшеп чакырып та була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100