Заманча автомобиль аккумуляторларының күбесе су яки электролит өстәп торуны таләп итми. Салкыннар башланганчы машина йөртүчеләргә аккумуляторның сыйдырышлыгын һәм двигательне эшләтеп җибәргә торган ток көчен тикшерергә киңәш ителә. Бу хакта автоэксперт Дмитрий Попов RT басмасына сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, аккумуляторны кышка кадәр аккумуляторга тоташтырыла торган махсус реостатлы җайланма ярдәмендә тикшереп була. Ул батарея бирә торган ток көчен һәм аны күпме вакыт дәвамында саклый алуын бәяләргә мөмкинлек бирә.
Әлеге күрсәткечләр салкын чорда аккумуляторның ничек эшләячәген аңларга ярдәм итә. Эксперт әлеге җайланма аккумуляторның торышын турыдан-туры түгел, ә якынча бәяләргә мөмкинлек бирүен билгеләп үткән.
Попов искәрткәнчә, күп кенә заманча аккумуляторларда электролит өстәп тору кирәкми, чөнки аларның борып ачыла торган бөкесе юк. Шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә, аккумулятор конструкциясе моны күздә тотмаган очракта, корпусны үзләре ачарга яки электролит күләмен тулыландырырга тырышырга ярамый, диелә хәбәрдә.