Кырымның беренче президенты вафат булган
Кырымның беренче президенты вафат булган
Кырымның беренче президенты Юрий Мешков вафат булган, дип хәбәр итә РИА Новости. Аңа 73 яшь булган.
Сентябрь башында Төркиядә ял иткән чакта Мешков инсульт кичергән. Аны Мәскәүгә алып кайтканнар, ул хастаханәдә вафат булган.
Юрий Мешков Кырымның президенты итеп 1994 елда сайланган иде. 1995 елда Украина Югары радасы республиканың конституциясен юкка чыгарып, Кырым автоном республикасын игълан итте. Мешков шуннан соң Мәскәүгә күченеп китә.
Юрий Мешков Кырымда җирләнергә теләвен әйткән булган, дип хәбәр итә аның кызы.