Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырымга ялга киткән гаилә Дагыстанда тоткынлыкка эләккән

Петр белән Ольга бер ай дәвамында анда иртәнге 4тә торып көне буе теплицаларда эшләгән, ә төннәрен яшәү өчен бернинди шартлары булмаган бинада кунганнар.

news_top_970_100
Кырымга ялга киткән гаилә Дагыстанда тоткынлыкка эләккән
https://life.ru/p/1441879

Мәскәүдә яшәүче Петр Пелеханов һәм Ольга Лифатова Кырымга ялга киткән җирләреннән, Дагыстанга коллыкка эләккән. Алар Кырымга кадәр автостопта барырга уйлый, «Дон» трассасында алар автобуска утыра һәм ул аларны «хуҗаларына» китерә. Бу хакта Mash Gor телеграм-каналына сылтама белән Лайф сайты хәбәр итә.

Автобус шоферы аларны юлда Ставропольгә кереп чыгасы була дип кисәтеп куя. Петр сүзләренчә, ул үзләрен Дагыстанга алып килүләрен белгәч ярсып китә, йөртүче автобусны туктатмаса, тәрәзәләрен вату белән янаган. Әмма рульдәге ир-ат Петр белән Ольганы һәм башка пассажирларны да кирпеч заводына сатуларын әйтә.

«Дербентка кадәр барып җиттек, ә анда инде сату-алу ясадылар, кибет бар иде. Безне иртән ике кеше каршы алды һәм безнең нәрсә эшли белүебезне ачыкларга тырыштылар. Мин сөйләшмичә генә тыңлап тордым. Икенче ир-ат үзенә теплицага эшчеләр кирәк булуын әйтте. Көпә-көндез кеше урлыйлар икән, дип уйлап шаккатып тордым, чабып китәргәме дип тә уйладым, әмма бу мөмкин түгел, яки кычкырырга, берәр нәрсә эшләргә иде дидем», — дип сөйләде Петр Пелеханов.

«Хуҗа» Петрны һәм аның хатынын 50 меңгә сатып ала, шуннан соң аларны Новая Мака авылына алып киткән. Петр белән Ольга бер ай дәвамында анда иртәнге 4тә торып көне буе теплицаларда эшләгән, ә төннәрен яшәү өчен бернинди шартлары булмаган бинада кунганнар. Ә «хуҗа» гаилә парына аларны сатып алган акчаны капларлык итеп эшләгәч, иреккә җибәрергә вәгъдә иткән.

Ә октябрь башында Петр чүп-чар өеме астында люк таба һәм алар әсирлектән котыла ала. Хәзер алар Мәскәүгә әйләнеп кайтканнар һәм гаделлеккә ирешергә ниятлиләр. Чөнки Дагыстанда полициягә мөрәҗәгать итү бернинди нәтиҗә дә бирмәгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100