Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырымга узган төндә 38 дрон белән һөҗүм иткәннәр: Кырым күпере ябылып торган

news_top_970_100
Кырымга узган төндә 38 дрон белән һөҗүм иткәннәр: Кырым күпере ябылып торган

Украина хәрби көчләре (ВСУ) Кырымга 38 дрон белән һөҗүм иткән. «Таврида» трассасы һәм Кырым күперен ябып торганнар, дип яза «Интерфакс». Күпергә инде кереп өлгергән автомобиль йөртүчеләр туктап торган.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, 38 дрон дә бәреп төшерелгән.

«Shot» каналы Феодосиядә төнге 3тә шартлаулар булуы турында яза.

Февраль аенда Украина хәрби разведкасы җитәкчесе Кирилл Буданов (террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән) видеомөрәҗәгать яздырды һәм «Кырымга сюрпризлар» вәгъдә итте, кешеләргә Кырым күпереннән файдаланмаска кушты. Украинаның Иминлек хезмәте җитәкчесе Василий Малюк, «яңа сюрпризлар» булачак, диде һәм, Кырым күперен шартлатачакбыз, дип янады.

2 мартта, Кырымга кергәндә, астына мина беркетелгән автомобильне туктаталар. Рульдә Херсон өлкәсеннән хокук сакчысы була. Бомбаны кем урнаштырганы әлегә билгеле түгел.

2 март кичендә Украина дронын Ленинград өлкәсендә бәреп төшергәннәр. Аэропорт вакытлыча туктап торды.

2 март иртәсендә дроннар Пискарев проспектындагы йортка бәрелеп шартлаган иде. 6 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100