news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырымдагы корал складында янгын чыгу сәбәпле, кешеләрне эвакуациялиләр, трасса ябылган

news_top
Кырымдагы корал складында янгын чыгу сәбәпле, кешеләрне эвакуациялиләр, трасса ябылган

Кырымның көнбатышында, Киров районындагы полигонда, корал складында янгын чыккан. Кырым күпереннән Севастопольгә юл – «Таврида» трассасының бер өлеше ябылган. Дүрт авылдан – Кринички, Айвазовское, Абрикосовка, Приветное – 2000нән артык кешене эвакуациялиләр.

Кешеләр 1 көннән соң өйләренә кайтыр, дип ниятләнә, дип яза «Интерфакс».

Янгын бүген төнлә башланды. Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов әйтүенчә, полигонда боеприпаслар әлегә кадәр шартлавын дәвам итә. «Әле дә шартлый. Вазгыять шул ук хәлдә», – дигән ул «Россия 24» каналына.

Кырым хакимияте янгынның сәбәпләрен хәбәр итми. Украинаның Төп кизләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов «Кырымда уңышлы эш башкарылды» дип белдерде.

Кичә Оборона министрлыгы Кырымга 28 пилотсыз очкыч һөҗүме булуын хәбәр итте. Аларның 17се бәреп төшерелгән, 11е җиргә төшерелгән. 17 июльдә Кырым күперенә һөҗүм булып, автомобиль күперенең бер ягы ябылган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар