news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырымда яшәүче ир-ат яр буенда шартлаткычка эләгеп, һәлак булган

news_top
Кырымда яшәүче ир-ат яр буенда шартлаткычка эләгеп, һәлак булган

Кырымда яшәүче ир-ат яр буенда шартлаткычка эләгеп, һәлак булган. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән РБК сайты яза.

Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, шартлау Алушта һәм Судак арасындагы Приветное бистәсе янында булган. Алуштада яшәүче ир-ат һәлак булган диелә, хәбәрдә.

Шәһәрдә яшәүчеләр 23 апрельдә яр буеннан шартлау тавышы ишетә. Урынга килгән оперативниклар һәлак булган ир-атның мәетен таба. Бу – 45 яшьлек Андрей Дюдин була. Ул диңгездән 15 метр чамасы ераклыкта яткан була. Үлем сәбәбе – билгесез шартлаткыч шартлау.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар