news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырымда ял иткән Татарстан балаларын Краснодар краена күчергәннәр

news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Кырымдагы лагерьлардан Краснодар краена күчерелгән Татарстан балалары имин шартларда. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Артек, Форос һәм Алуштада ял иткән балалар Сукко бистәсенә күчерелгән. Кадыйров әйтүенчә, балалар ризык белән тәэмин ителгән, юлда ял итү һәм ашау өчен тукталышлар булган. Министр үзе Анапада. Ул балаларны каршы алу һәм кабул итү эшләрен оештырган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Җәйге сезонның иң кызган чагында берьюлы 550 кешене кабул итәргә ризалашкан база җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Без база җитәкчелеге белән бергә балаларның туклану сыйфатын, яшәү шартларын, иминлеген, ял итү программасын контрольдә тотабыз.

Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең борчылуыгызны аңлыйбыз, барлык хатларыгызны укыйбыз, һәр проблеманы хәл итәбез. Мин үзем лагерь территориясендә, яшәү шартларын үз күзләрем белән күрәм һәм балаларыгызның имин шартларда булуы турында хәбәр итәм», – дип билгеләп үтте Кадыйров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар