news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырымда туристның кыядан төшеп киткәнен видеокамера яздырган

Яшь хатын ташларга бәрелеп, һәлак булган.

news_top
Кырымда туристның кыядан төшеп киткәнен видеокамера яздырган
Кырымда ял итүче ике дус хатын һәм кечкенә кыз кичке Геленджик буйлап йөргәндә фаҗига килеп чыккан. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Туристларның берсе кыядан егылып төшеп, һәлак булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Күзәтү видеокамерасы 36 яшьлек хатынның соңгы мизгелләрен теркәп калган.


Кадрларда ике туристның нидер сөйләшкәне абайлана. Шуннан соң, аларның берсе койма аша менеп, каршы якка чыга. Ул шул рәвешле фото төшерергә җыенган дигән мәгълүмат бар.

Ләкин хатынның аяклары ычкынып киткән һәм ул кыядан ташлар өстенә егылып төшкән. Табиблар килгәнче, бу хатын җан биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар