Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырымда шартлаудан соң 7 вагон рельстан чыккан – диверсия турында ниләр билгеле?

news_top_970_100
Кырымда шартлаудан соң 7 вагон рельстан чыккан – диверсия турында ниләр билгеле?

Бүген 7:45 сәгатьтә, Кырымда Симферополь һәм Бахчасарай янындагы Чистенькое авылы янында тимер юлда шартлау булган. Шаһитлар әйтүенчә, шартлау тавышы хәтта якын-тирә авылларга хәтле ишетелгән. Бу хакта Лента.ру сайты яза.

Беренче мәгълүматлар буенча, бу фаҗига тимер юлга куелган шартлаткыч җайланма аркасында килеп чыккан. Аның йөк поезды хәрәкәт иткән вакытта эшләп киткәне билгеле: шартлау составның алгы өлешенә туры килгән, нәтиҗәдә ашлык төялгән 7 вагон рельстан чыккан, аларның 5есе ауган.

Диверсия нәтиҗәсендә тимер юлның 50 метр өлешенә зыян килгән. Шулай ук диаметры 15 метр, тирәнлеге 2 метр чамасы булган чокыр да барлыкка килгән.

Кырымда поездлар йөрешен туктаттылар

Хәзерге вакытта Симферополь һәм Севастополь арасында поездлар йөреше туктатылган. Поезддагы пассажирларны автобусларга күчереп утырталар. Төбәк җитәкчесе Сергей Аксенов сүзләренчә, гадәттән тыш хәлдә беркем дә зыян күрмәгән.

«Мин бу хәлне шәхси контролемдә тотам», – дигән Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

Фаҗига урынында экстрен хезмәтләр эшли, Кырымның министрлар советы рәисе урынбасары Игорь Михайличенко да килгән. Тимер юлларны һәм тирә-якны саперлар тикшерә. Ремонт бригадалары тимер юлны төзекләндерүгә керешкән.

Хокук саклау органнары шикле кешеләрне эзли

Кырым тимер юллары мәгълүматына караганда, Чистенькое авылы янында йөк поездының рельстан чыгып китүе «тимер юл транспорты эшенә чит кешеләрнең катнашуы» аркасында килеп чыккан. Шаһитлар әйтүенчә, шартлау булганчы, тимер юл янында шикле ир-атны күргәннәр.

Ул нәкъ шартлау булган урында рельсларны карап йөргән, шуннан соң урманга кереп киткән. Шикләнелүченең тасвирламасын полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Поезд машинистыннан сорау алу-алмаулары әлегә билгесез, ул шартлаудан соң шок хәлендә, диелә хәбәрдә.

Хокук сакчылары, диверсантлар берничә булган, дип фаразлый.

12 майда Севастополь һәм Симферополь арасындагы тимер юлда аларның засадасы табылган була, алар шуннан поездлар хәрәкәтен күзәткән. Яшерен урын полиэтиленнан, катыргыдан һәм җәймәдән ясалган була. Диверсантлар шуннан хәрби йөкне күчерүне күзәткән, дип фаразлана. Полиция шул урыннан дәлилләр җыйган.

Кырымның транспорт министры Николай Лукашенко 18 май киченә тимер юлларны төзекләндереп бетерергә һәм хәрәкәтне ачарга вәгъдә итте. Сергей Аксенов төзелеш эшләренең инде башлануын хәбәр итте.

«Хезмәтләр моның сәбәпләрен ачыклый, тикшерү тәмамлангач, ФСБ идарәсе шартлауның сәбәпләре турында йомгак бирәчәк», – диде Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

Рельстан чыккан вагоннарның видеосын да чыгардылар.

Кадрларда калҗайган, җиргә ауган вагоннар күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100