Кырымда коточкыч фаҗига: алты айлык бала белән әнисе лифтта һәлак булган
Коточкыч хәл Симферопольдә булган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, Балаклава урамында кичә булган фаҗигада 38 яшьлек хатын үзенең алты айлык улы белән лифтта һәлак булган.
Лифт төшеп киткән, бала белән ана урында ук җан биргән.
Бу эшнең нечкәлекләрен тикшерүчеләр ачыклый.