news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырымга ял итәргә килгән Татарстан табибы үлем хәлендә булган малайны коткарган

news_top
Кырымга ял итәргә килгән Татарстан табибы үлем хәлендә булган малайны коткарган
https://pixabay.com/

Сарман район үзәк хастаханәсенең Җәлил бистәсе медицина часте җитәкчесе, Кырымда ял иткән чакта, бер баланы коткара. Суга баткан бала клиник үлем кичерә. Татарстан табибы Евгений Окшин аңа ярдәм күрсәтә. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Судан чыгарганда, 9 яшьлек малайда яшәү билгеләре булмый, клиник үлем халәте күзәтелә. Суда баланың эпилепсия өянәге башлана, аннары йөрәге һәм сулыш алуы туктый.

«Яр буенда Евгений Окшин реанимация чаралары үткәрә. 15 – 20 минут чамасы малайның тормыш функцияләрен торгыза»,– диелә хәбәрдә.

Шулай итеп баланы терелтә һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра. Хәзер малайның гомеренә куркыныч янамый.

Кырым Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Форманчук Татарстан табибына рәхмәт белдергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар