Кырымга Украина беспилотнигы һөҗүме аркасында 14 яшьлек кыз һәлак булган. Кыз әнисенең күз алдында үлгән, дип яза LIFE сайты
«Телеграм» канал мәгълүматларына караганда, бүген гаилә Алуштага ялга китәргә тиеш булган, әмма 8нче сыйныфта укучы кыз дуслары белән саубуллашып китәргә тели. Төнлә ул юрганы астына йомшак уенчык куеп калдыра да, дус кызлары белән паркта кояш чыкканын карау өчен, өеннән качып чыгып китә. Тагын 2 кыз да шулай эшләгән. Нәтиҗәдә, иртәнге 4ләр тирәсендә әнисе кызының өйдә түгеллеген абайлап ала һәм кызына шалтырата, өйгә кайтырга куша.
04:40 сәгатьтә әнисе, борчылып, тагын аңа шалтырата, бу вакытта кыз өенә якынлашып килгән була. Бу вакытта кыз «Метро» кибете янында була, һәм аңа дошман дроны төшә. Көчле шартлау тавышы ишетеп, кызның әнисе йокы күлмәгеннән генә урамга чыгып йөгерә һәм куркыныч күренешкә тап була: кызы кан эчендә ята, тончыга-тончыга сулый, ә авызыннан дрон кыйпылчыгы чыгып тора. Дрон төшкән вакытта якын-тирәдә аның дус кызлары булмаган. Гаиләнең танышлары әйтүенчә, кыз яхшы укыган һәм 9нчы сыйныфка барырга тиеш булган.
Искәртеп үтик, бүген Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина ягыннан ярымутрауга тагын һөҗүм булганын әйтте. Дошман беспилотнигы Раздольное бистәсендәге кибеткә төшкән, нәтиҗәдә 14 яшьлек кыз һәлак булган. Кызны иртәнге 5тә хастаханәгә алып киләләр. Ул аңсыз, күз каралары зурайган була, сулышы һәм йөрәк эшчәнлеге булмый, әмма табиблар тырышлыгына да карамастан, аны коткарып кала алмыйлар.