Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырымда давыл котыра: яхталар бата, өй түбәләре куба, автомобильләр җимерелә

Кырымда шторм кисәтүе игълан ителгән.

news_top_970_100
Кырымда давыл котыра: яхталар бата, өй түбәләре куба, автомобильләр җимерелә

Кырымда көчле давыл котыра. Керчь һәм Ялта шәһәрләрендә ике яхта баткан. Бу турыда РИА Новости яза.

«Керчь портында шәхси яхта батты. Имгәнүче кешеләр юк», — дип сөйләгән Росморречфлотның матбугат сәркатибе Алексей Кравченко.

Ялта администрациясе башлыгы Янина Павленко сүзләренчә, давыллы җил аркасында шәһәр порты акваториясендә биш суднога зыян килгән. Алар порттагы пирска якорьгә куелган булган. Бу «Кронштадт» судносы, «Форос-1», «Ливадия», «Санта Барбара», «Крым» теплоходлары.

«Славия» паруслы-моторлы яхтасы баткан. Аның бортында ягулык булмаган, имгәнүчеләр юк.

Дүшәмбе көнне Кырымга килеп җиткән давыллы җил 20 автомобильгә зыян китергән, ун йортның түбәсе җимерелгән.

29-30 ноябрьдә көчле давыл сәбәпле, кырымда шторм кисәтүе игълан ителгән.

Симферопольдә меңнәрчә кеше электричествосыз калган. Җил агачларны тамыры белән куптарган, электр тапшыру линияләрен өзәгән. РЕН ТВ каналы шул хакта хәбәр итте.

Давылл җил кешеләрне аяктан ега, баганаларны аудара, машиналарны әйләндереп каплый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100