news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырымда АН-26 самолеты кыяга бәрелгән, 30 кеше һәлак булган

news_top

Кырымда Ан-26 самолеты кыяга бәрелгән, 30 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

31 март кичендә самолет ярымутрау өстеннән очкан вакытта элемтәгә чыкмый башлый. Шуннан соң РФ Оборона министрлыгы фаҗига ихтималы булган районга эзләү-коткару төркемнәрен җибәрә. Соңрак һәлакәт урыны табыла.

Ачыкланганча, Ан-26 кыяга бәрелгән. Нәтиҗәдә 23 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы һәлак булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе техник төзексезлек. Җинаять эше ачылган, эзләү чаралары дәвам итә, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар