news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырымча кош теле

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан "Кырымча кош теле" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Кырымча кош теле
Камыр өчен:
(10 кешегә)
* 75 г эретелгән маргарин,
* 100 г сөт,
* 2 стакан он,
* бер чеметем тоз.

Сироп өчен:

* 1 стакан суга 1 стакан шикәр комы,
* 2 аш кашыгы бал.

Токмач камырына караганда, үзлерәк итеп камыр басабыз, ун минутка томалап тотабыз. Тагын бер кат басып, ун минут ял иттерәбез. Токмач камырыннан юкарак итеп җәябез.

5 минут киптерәбез. Бармак башын гына чылатып, җәймә кырыена су тидереп чыгабыз һәм 10 см киңлектә итеп камырны бөкләп төрәбез.

Аннан 1,5 см киңлектәге тасмалар итеп кисәбез. Баш-башларын чеметеп, ябыштырып куябыз. Әзер кош телләрен майга салып кыздырабыз.

Сироп кайнап чыккач, тагын 2 минут кайнатабыз. Кош телләренең бер ягын сиропка манып, дуршлагка кире яклары белән куябыз. Бераздан тәлинкәгә тезәргә дә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар