Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырым сенаторы Украина белән килешү буенча сөйләшүләр көз көне башланачагына ышана

news_top_970_100
Кырым сенаторы Украина белән килешү буенча сөйләшүләр көз көне башланачагына ышана

Дөнья җәмәгатьчелеге Украинаны көзгә сөйләшүләр өстәле артына утыртырга тырышачак, чөнки Киев режимыннан барысы да арыды, дип белдергән РИА Новости агентлыгына Кырымнан сенатор Ольга Ковитиди.

«Көзгә киребеткән «незалежный»дан арыган дөнья җәмәгатьчелеге якларны сөйләшүләр өстәле артына утыртырга тырышачак. Димәк, «кибет ябыла» һәм Байден – Зеленскийлар, шулай ук аларның канлы бизнестагы мәңге ач иптәшләре миллионлаган табышсыз калачак», – дип саный сенатор.

Ковитиди Украинага һәм аларның хуҗаларына «Россия белән кораллы конфликтны ашыгыч рәвештә эскалацияләү» кирәген дә әйтә.

«АКШ нигез салган бөтендөнья хәрби пирамидасы җимерелү куркынычы астында. Англосакслар моңа юл куя алмый», – дип нәтиҗә ясаган сәясәтче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100