Украина хәрби көчләре ATACMS ракетасы белән Севастопольгә һөҗүм иткән.
Әлеге вакытка 3 кеше һәлак булуы билгеле, алар арасында 3 бала бар. Магадан мэры Юрий Гришан хәбәр итүенчә, аның урынбасарының 9 яшьлек кызы үлгән. Ул пляжда ял иткән була.
124 кеше яраланган. Алар арасында 27 бала бар, бишесе авыр хәлдә.
Севастопольнең сәламәтлек саклау системасы мобилизацияләнгән.
«Теракт» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.