news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырым пәхләвасы

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан "Кырым пәхләвасы" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Кырым пәхләвасы
Камыр өчен: 250 мл җылымса сөт, бер чеметем тоз, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, 50 грамм каймак, 70 грамм йомшак атланмай, 500 грамм он.

Камыр басарга һәм пакетка салып, 15 минутка суыткычка куярга.

Сироп өчен: 200 мл су, 250гр шикәр комы, 50 гр бал.

Су кайнап чыккач шикәр комы  салырга, әзрәк суынгач бал салып болгатырга.

Камырны өч өлешкә бүләргә. Юка итеп җәйгәч әзрәк җилләтергә һәм рулет итеп төрергә.
Ромбик кебек авыштырып кисәкләргә бүлеп чыгарга.

 Рулет итеп төргәндә, камыр кырыена су сөртергә кирәк, пешергәндә кырые ачылып китмәс өчен шулай эшләнә.

Кайнар майга салып пешереп алырга, сиропка бутап тәлинкәгә тезәргә. 

"Ә тәмеее...телеңне йотарлык", - дип язган хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар