Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырым мәдәният министры видеокиңәшмә вакытында сүгенеп җибәргән

«Бу ни хәл бу?» — дип ачуланган Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

news_top_970_100
Кырым мәдәният министры видеокиңәшмә вакытында сүгенеп җибәргән
mkult.rk.gov.ru

Кырымда инфраструктура проектларын тормышка ашыруга багышланган киңәшмә барышында Кырымның Мәдәният министрлыгы башлыгы элемтәгә тоташкан. Ул видеоэлемтәнең начар эшләвенә ярсынган һәм сүгенеп җибәргән. Киңәшмәне «Крым24» телеканалы күрсәткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Арина Вадимовна, тынычланыгыз. Сез нәрсә анда? Бу ни хәл бу?» — дип ачулана Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

Интернетта таралган видеодан күренгәнчә, Новосельскаяның сүгенүе төбәк башлыгының сүзләрен бүлдерә, «анаңны… маймылга куйган кебек», — ди бу хатын, дип яза матбугат чаралары.

Шул ук минутта Аксенов вице-премьер Михаил Назаровка хезмәт тикшерүе уздырырга куша.

Министр хезмәттәшләре каршында гафу үтенә башлый, «гафу итегез, Алла хакы өчен», «машинам сүнде», дип аңлаткан ул.

Арина Новосельская «Крым24» каналына үзенең гамәле турында аңлатма биргән. «Бу — министрлык өчен бик мөһим киңәшмә иде. Мәдәният объектларында эшләр барышы каралды. Техника эшләми башлагач, мин видеоконференциядә нәрсә булуын ишетми калдым. Шуннан соң „парламентча булмаган“ сүзләр чыгып китте. Бөтен кешедән гафу үтенәм. Мин бу хакта бар кешедән күбрәк борчылам инде», — дигән ул.

Арина Новосельская Кырым Мәдәният министрлыгын 2014 елдан җитәкли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100