Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырым күперендә ягулык салынган цистерналарга ут капкан: күпер өлешчә җимерелгән

news_top_970_100
Кырым күперендә ягулык салынган цистерналарга ут капкан: күпер өлешчә җимерелгән
"Татар-информ"

Бүген иртәнге алтылар тирәсендә Кырым күперенең бер өлешендә коточкыч янгын була. Якынча белешмә буенча, ягулык салынган цистернага ут капкан. Бу турыда ТАСС агентлыгы Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючковка сылтама белән хәбәр итә, дип язды «Татар-информ».

«Суднолар йөри торган аркаларга зыян килмәгән. Сәбәпләр һәм нәтиҗәләр турында әйтергә иртәрәк. Янгын сүндерү эшләре бара», – дип язган Крючков Телеграм каналында.

Күпердә автомобильләр хәрәкәте туктатылган.

Кырым күперендә гадәттән тыш хәл сәбәпле паром кичүе җибәрергә әзерләнәләр, дип хәбәр итте «Татар-информ».

 

Соңрак билгеле булганча, Кырым күперендә йөк автомобиле шартлатылган. Нәтиҗәдә, күпернең бер өлеше җимерелгән. 

Интернетта шартлау мизгеленең видеолары чыкты. 

Кырымга ашыгыч рәвештә паромнар йөри башлаячагын хәбәр иттеләр. Кырым Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов «шартлатуда Украина вандаллары гаепле» дип белдерде. Шартлау сәбәпләрен ачыклау өчен комиссия төзелгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100