Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырым күперендә терактта ир белән хатын 14 яшьлек кызларының күз алдында һәлак булган

news_top_970_100
Кырым күперендә терактта ир белән хатын 14 яшьлек кызларының күз алдында һәлак булган
"Комсомольская правда" сайты

«Әти-әнисе кызларының күз алдында үлде»: Кырым күперендә терактка эләккән кыз могҗиза белән исән калган.

17 июль иртәсендә Кырым күперендә (Краснодар крае ягыннан) теракт булды һәм 2 кешенең гомере өзелде. Яңа Осколдан Куликлар гаиләсенең машинада ялга барышы булган. Ир белән хатын урында ук һәлак булган. Машинада алар белән бергә 14 яшьлек кызлары да була. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

«Кыз зыян күрде. Имгәнүләре уртача авырлыкта, дип бәяләнә, аны табиблар карап тора. Иң авыры – аның әтисе һәм әнисе һәлак булды», – диде Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков.

Гаилә өчен әлеге ял планлаштырылган һәм күптән көтелгән була. Наталья Кулик мәгариф үзәгендә методист булып эшләгән. Ә беренчел мәгълүматларга караганда, ире дальнобойщик булган.

Дуслары әйтүенчә, алар ялга машинада сирәк йөргән, ләкин бу юлы алар үзләренең «Hyundai» машинасында юлга чыга, күпердәге теракттан соң, машинадан тимер өеме генә кала. Фаҗига урынында ясалган кадрлар интернетта бик тиз таралды. Аларга караганда, кыз могҗиза белән генә исән калган. Ул арткы утыргычта утырган, иминлек каешы эләктерелмәгән була, шуның аркасында ул башы белән алгы тәрәзәгә таба оча, тик ярты гәүдәсе белән шунда кысылып кала. Фаҗига урынына «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәнче, шаһитлар кызны тынычландырып торган, үзенә зыян салмасын өчен, селкенмәскә кушканнар.

«Бик яхшы гаилә иде. Наталья гел позитив булды, һәр компаниянең җаны иде. Хәтта ышанып та булмый. Алар гаиләләре белән ел саен диңгезгә ялга йөрде», – дип сөйләде гаиләнең якыннары.

Куликларның «Хендай» машинасы артыннан тагын бер машина барган, анда Натальяның апасы белән ире һәм баласы булган. Фаҗига аларның күз алдында була.

«Анда Наташаның апасы утырган тагын бер машина бар иде», – дип раслады «Комсомольская правда» басмасына гаиләнең танышлары.

Хәзер Кырым күперендә хәрәкәт туктатылган. Машина йөртүчеләргә ярымутрауга яңа территорияләр аша барырга киңәш итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100