Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырым күперендә шартлаган дип шикләнелгән машинаның йөртүчесе Казанда яшәгән булган

news_top_970_100

Кичә Кырым күперендә шартлау булды, һәм күпер корылмаларының ике өлеше суга ишелеп төште, тимер юл күпереннән ягулык алып барган составтагы вагоннарга ут капты. Шартлау нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды.

Кичкә тимер юл күпере кабат эшли башлады, күпернең зыян күрмәгән өлешеннән автомобильләрне дә җибәрделәр. Күпердә сак көчәйтелде, шартлау нәтиҗәләрен ачыклау максатыннан комиссия төзелде, җинаять эше кузгатылды.

Шартлау фаразларының берсе – күпердән барган фургон шартлатылган. Бу хакта Илкүләм террорга каршы комитетка сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Аның йөртүчесе – 52 яшьле Махир Юсубов Азәрбайҗаннан, совет заманнарында ук ул Татарстанга күченеп килгән булган, йөк ташу белән шөгыльләнгән. Юсубовлар Караганда урамында яшәгән, дип яза «Татарстан 24». Мэш каналы язуынча, Казанда яшәгәндә, Махир колхоз базарына «Газель»ләрдә яшелчә, җиләк-җимеш ташыган.

 

Фото: © Казанда Махир Юсубовлар шушы йортта яшәгән. Мэш Иптэш каналыннан

Аның өч баласы булган – ике улы һәм кызы: Мөхәммәт, Мариф һәм Гүзәл. Барысының да пропискалары Казанныкы. Хатыны җылы якларда яшәргә теләү сәбәпле, өч ел элек, гаилә белән Краснодарга күченеп киткәннәр. Ипотекага торак сатып алганнар. Казандагы йортны сатарга теләгәннәр, шул сәбәпле ремонт башлаганнар.

Махирның туганнары фикеренчә, аның шартлауга бернинди катнашы юк. Ул Кырымга барып кайткач, Камышинга барырга заказ алган булган. Симферопольгә заказны исә хатыны Наиба алган булган. Алар «кемнәрдер Махирны файдаланган гына» дип саный. («Татарстан 24» каналында күршеләре «аның хатыны инде вафат» дип әйтә, бу – ялгыш мәгълүматмы, әллә сүз икенче хатыны турында барамы – билгесез).

Мэш каналында фургонның Кырым күперенә кергәндәге видеосы да чыкты. Аны ничек тикшергәннәрен үзегез карый аласыз.

Фургон исә аның энесе Самир Юсубовныкы булган. Ул Россия гражданлыгы алган булса да, хәзер Азәрбайҗанга күченеп киткән. Ул Интернетта видеомөрәҗәгать ясап, үзенең дә, абыйсының да шартлауга бернинди катнашы юклыгын әйтте.

Хәзерге вакытта Махир йортында һәм аңа йөк төяп җибәргән оешмада тикшерү эшләре бара.

Юсубовның хатыны заказны Интернет аша заказ алган – 25 тонна ашламаны Симферопольгә алып барырга тиеш булган. Күпләр «Юсубов үзенең нәрсә алып барганын үзе дә белмәгән» дип фаразлый. 

Күршеләре аның хакында уңай фикерләр генә әйтә. 

«Шартлауга йөртүченең катнашы юк, шартлауның сәбәбе башка» дигән фараз әйтүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100