Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырым күпере янында 6 сәгать «бөке»дә тилмерүчеләр: «Монда тәмуг икәнен белмәдек»

news_top_970_100
Кырым күпере янында 6 сәгать «бөке»дә тилмерүчеләр: «Монда тәмуг икәнен белмәдек»
Фотолар телеграм-каналлардан

Кырым күперенә керү юлында 13 километрга сузылган «бөке» җыелган. Машинадагылар якынча 5-6 сәгать «тозакта» утыра.

«Бөкеләр» 1 июльдә җыела башлаган. Шимбә көне 9 километрлык «бөке» 15.00 сәгатьтә теркәлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сүзләренчә, «бөке»нең барлыкка килүе җәйге курорт сезоны башлану, Кырым ягына машиналарның күп агымы һәм автомобильләрне тикшерүнең көчәйтелгән чаралары белән бәйле.

Хәзер ведомствода Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарга ярдәм күрсәтә һәм шешәләп су тарата. Биобәдрәфләр куелган. Шулай ук «Кубань-Спас» коткаручылары кизү тора.

«Хәзерге вакытта 80 тикшерү пункты эшли», – дип хәбәр иткән «ТАСС»ка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре.

Шаһитлар «Осторожно новости» «Телеграм» каналына Кырым күперендәге хәлнең коточкыч булуын сөйләгән. 2 баласы белән ял итәргә киткән хатын-кыз пропуск-тикшерү системасының эше бөтенләй җайга салынмаганына зарлана.

«Төне буе йокламадык. Без 2 бала белән сусыз, ризыксыз торабыз. Түзәр хәл калмады», – дигән ул.

«Телеграм» каналларда шул «бөкедә» утыручылар үзара аралаша башлаган. «Безнең бу тилмерүләр – үзенә күрә бер квест. Аннары безне диңгез көтә. Сабырлык телим», – дип язган Кирилл исемле бер турист.

Кайберәүләр машинада кешеләрнең генә түгел, этләр, мәчеләрнең дә әлсерәвен яза. «Аның диңгезгә бик тә барасы килгән иде», – дип язган берәү, кечкенә этенең фотосын җибәреп.

«Бөке» ахырындагы машинамны алдагы машинага алмаштырам», – дип язучы да бар.

«Бөке» инде 20 километр, кимеми бит», – дип язган Тимур Евгеньевич дигән кулланучы.

Бүген иртән берсе: «Бөке» кимеми. Шимбә, якшәмбенекеннән дә озынрак хәзер. Коточкыч!»;

«Күпердә тәмуг икәнен 1000 километр узгач кына белдек. Кирегә борыласы калган», – дип үкенүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100