Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырым күгендәге беспилотникларны бәреп төшермиләр, генерал моның сәбәбен аңлатты

news_top_970_100
Кырым күгендәге беспилотникларны бәреп төшермиләр, генерал моның сәбәбен аңлатты
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Кырым өстендә пилотсыз очкычларны бәреп төшерү Россия өчен күңелсезлекләр белән тәмамланырга мөмкин. Бу хакта Россия очучысы, отставкадагы генерал-майор Владимир Попов әйтте. Ул NEWS.RU басмасына ярымутрау өстендә Украина дроннарына һөҗүм итү Россия өчен нәрсәгә китерергә икәнлеген сөйләгән, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы әлегә кадәр Кырымның статусын танымаган, димәк, ул беспилотникларны бәреп төшерүне Россиянең халыкара хокукны бозуы дип кабул итәргә мөмкин.

Шуңа күрә Россия хәрби очучылары пилотсыз очкычларны бәреп төшерми, ә аларны Кырым өстендәге һава киңлеге чикләреннән кысрыклап чыгара. Шуның белән беррәттән, пилотсыз очкычлар очышына комачаулый торган яңа техникалар да уйлап чыгаралар. Алар арасында: якын маневрлар, югары тизлектә янәшә узу, югары турбулентлык белән дронга алга таба хәрәкәт итәргә комачаулау. Попов фикеренчә, мондый техникалар Украина оештырган терактларга адекват чара булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100