Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кырыктан соң шырык» – Гүзәл Уразова туган көнен каршылаган

news_top_970_100
«Кырыктан соң шырык» – Гүзәл Уразова туган көнен каршылаган
Фото: https://vk.com/urazova_official

Җырчы Гүзәл Уразова кичә, ягъни 8 гыйнвар көнне, 41 яшен тутырган.

Туган көне алдыннан җырчы «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә: «Иртәгә – минем елга бер килә торган көн. Уйланып утырам әле. Тагын ни эшләргә кирәк икән 41 яше тулган кешегә? Ул яшьне минем бер дә әйтәсем килми, әлбәттә. Күпме бар, барсы да үземнеке инде. Киңәш бирегез әле, нинди планнар корырга?» – дип язган булган.

Җырчыга матур-матур теләкләр белән бергә, тәкъдим-киңәшләр дә бик күп килеп ирешкән. «Берәр кинода төшәргә уйлаганыгыз юкмы? Минемчә, сездән шәп килеп чыгар иде», «Тагын бер бәби алып кайтыгыз. Малай яки кыз. 5 булсын», «Инде берни дә планлаштырмагыз. Рәхәтләнеп яшәгез хәзер», «Нинди планнар тагын? Тормышның тәмен күреп яшәгез. Сез моңа лаек», «Бөтен планнарың үтәлгән дип уйлыйм», «Сез – бик бәхетле хатын-кыз. Уңышлы карьера да төзегәнсез, гаиләгез дә сөбханалла», «Хәзер оныклар көтәсе кала сезгә», «Матур җырлар белән безне куандырыгыз», «Планнарыгызны Илдар белән корыгыз инде, кеше белән түгел», – дип язучылар булган.

«Москва слезам не верит» киносындагы героиня әйтмешли, 40 яшьтә гомер башлана гына әле, яшисе дә яшисе сезгә! Алда күпме шатлыклар көтеп тора. Шулай да бер киңәш сезгә: үзегез турында онытып жибәрмәгез, юкка гына безнең халыкта «кырыктан соң – шырык» димәгәннәр. Битегезгә, муен, кулларыгызга маскалар ясый башларга бик вакыт, 50дән соң, жыерчыклар белән көрәшү күпкә авыр...» – дип киңәш иткән берәү.

Туган көнендә исә Уразова «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә җылы якларда, диңгездә төшкән видеосын куеп: «Ну что, рулим дальше? Туган көнең белән, Гүзәл апа», – дип язып куйган. (Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә – җырчының гаиләсе белән чит илдә ял иткән мәле.) Әлеге видеоязма астына виртуаль дусларыннан биһисап күп котлаулар һәм төрле матур комплемент сүзләре килеп ирешкән. Видеода кыска гына итәк тә кигәнгәдерме, гәүдәсенең яшүсмерләрнеке кебек сылулыгына ишарәләпме, җырчыга әле үз яшен биреп булмаганлыкны, карап торышка 30 яшьләр чамасы кебек кенә булуын берничә кеше язган.

Дүрт бала анасын, Татарстанның халык артистын без дә узып киткән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Барлык уй-хыяллары чынга ашуын телибез.

Видео: https://vk.com/urazova_official

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бу Гузэл тугел. "Нишлэргэ?" дигэн соравына жавап. Уз хэленэ кайтарга. Бар нэрсэнедэ эшлэгэнсен бит.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100