Кырыкалдарлар өчен бурычка алган да, әҗәтле булып калган: димәк, гаепсез
Соңгы елларда Чаллы судында кредитлар һәм заемнар буенча бурычлар белән бәйле эшләрнең артуы күзәтелә. 2023 елның беренче яртыеллыгында 27 463 эш каралган, бу – гражданлык эшләре буенча чыгарылган карарларның гомуми санының 81 процентын тәшкил итә, шул ук вакытта 2022 елның шул ук чорында 21 115 эш каралган булган.
Россия банкларының берсе Арина Белованы (исемнәре үзгәртелде) судка бирә. Клиентның 2013 елның гыйнварында ук барлыкка килгән бурычын түләтүне сорый.
– Ул вакытта миңа кредит картасы чыгарылды, аннан 145 мең сум акча тотылды. Әлеге акчага товар сатып алынды, – дип аңлата Арина.
Килешү шартлары буенча бурычны түләү ай саен башкарылырга тиеш була, ләкин 2022 елга кадәр банкка бернинди акча да керми. Шуңа күрә учреждение клиент тарафыннан тотылган акча, шулай ук 4100 сумлык дәүләт пошлинасын түләтүне таләп итә.
Белова судка килми, дәгъва срогының 3 ел элек чыгуын, шул сәбәпле банкның кредит бурычларын таләп итү хокукын югалтуын белдереп каршылык юллый. Суд клиент ягына баса.
Ул үзенең алдакчылар корбаны булуын исбатлый
Галина Жданова бер үк вакытта банкның да, мошенникларның да корбаны була. Банк аңа суд тәртибендә 2020 елның мартында еллык 23,8 процент белән 99,7 мең сум кредит алуын күрсәтә. Кредитларны ул 24 ай эчендә кайтарырга тиеш була.
Шул ук вакытта кредит килешүе гади электрон имза белән имзаланган була. 2022 елга бурыч күләме 129 мең сумга җитә: төп бурыч – 99,7 мең сум, процентлар – 10,9 мең сум, матди зыян – 15,6 мең сум, штраф – 2,2 мең сум.
Клиентның исә – үз версиясе. Аңа Мәскәү номерыннан банкның иминлек хезмәте хезмәткәре шалтыратып, аның исеменә акчалата кредит бирү өчен гариза килгәнен әйтә.
– Кредит алу өчен бернинди дә гариза бирмәвемне һәм акча алмавымны аңлаттым. Әмма шалтыратучылар минем шәхси мәгълүматларымны атагач, аларга ышандым һәм СМС белән килгән кодларны аларга әйттем. Безнең сөйләшү 30 минуттан артык дәвам итте. Шуннан соң банкка мошенниклар корбаны булуым турында гариза җибәрдем, әмма миңа бернинди дә җавап бирелмәде, – дип аңлата Жданова.
Әлеге ханым 4нче полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә, анда алдау факты буенча җинаять эше кузгатыла. Суд утырышында кредит акчаларының чыннан да аңа таныш булмаган кешеләргә күчерелгәнлеге ачыклана. Суд карары белән банкның клиентка карата таләпләре гамәлдән чыгарыла, чөнки ул мошенниклар корбаны була.
Суд ярдәмендә фатирын саклап кала
Владимир Нестеров ипотека бурычлары аркасында аздан гына тораксыз калмый. 2021 елның сентябрендә аңа 15 елга 1,9 миллион сум күләмендә кредит бирелә. Торакның гомуми бәясе 2,5 миллион сум була, 600 мең сумы заемчының шәхси акчалары була.
Ипотека иясенең түләүләрне даими башкармавы аркасында процентлар буенча бурычы 41,3 мең сум тәшкил итә. Бу акчалардан тыш, аның кредит буенча төп бурычны – 1,9 миллион сум, шулай ук «неустойка» – 1,4 мең сум. Әгәр әҗәтләре җыелган кешенең түләргә мөмкинлеге булмаса, банк судта фатирны сату юлы белән бурычны түләү вариантын карауны таләп итә.
– Түләүләр графигына керү өчен банкка күпме акча түләнергә тиешлеге турында суд соравына, 16,2 мең сум, дип җавап бирелде, – дип тулыландырды Владимир.
Нестерев шул сумманы түләп барырга, шулай ук дәүләт пошлинасы өчен 17,4 мең сум түләргә тиеш. Нәтиҗәдә, ир-ат фатирын саклап кала алган.
Процент белән бирелгән акчаны кире кайтару
Судта процентлар белән бурычка акча бирү белән бәйле эшләр дә шактый карала. Николай Прокофьев танышы Арслан Кәримовны судка биргән. Ул аңа 30 мең сум акча биреп торган һәм 3 ел дәвамында бурычтан файдаланган өчен ай саен унар процент түләү шарты куйган.
Ир-ат 30 мең генә түгел, ә 37 ай өчен 111 мең сумлык процент акчасы, шулай ук дәүләт пошлинасы түләүне таләп иткән.
Бурычлы кеше үзе судка килми, эшне анардан башка карауларын сорый.
Судья исә, исәп-хисап ясап, Прокофьев таләп иткән сумма арттырылган, дигән нәтиҗәгә килә. Нәтиҗәдә, бурычлыдан төп бурыч – 30 мең сум, процентлар – 25,9 мең сум һәм дәүләт пошлинасы – 1,8 мең сум түләттерү карары чыгарыла.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде.
Авторы - Ольга Степанова.