Кырык яшьлек Рәфис печән чапкыч белән аяк табанын кисеп алган
Уфа табиблары аякның киселгән өлешен тегеп кую ысулын тапкан.
Башкортстандагы Баймак районының Алгазы авылында яшәүче Рәфис У. исемле 40 яшьлек ир-ат кырда эшләгән чакта печән чапкыч белән аяк табанын кискән. Уфа табиблары бу урынны кире тегеп куя алган. Башкортстан буенча сәламәтлек саклау министры Максим Забелин инстаграмдагы сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
Рәфис 27 июльдә көндез кырда печән чаба. Шул вакытта ул аягының бер өлешен печән чаба торган җайланма белән кистереп ала. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче аның бер литр чамасы каны агып бетә. Биредәге хастаханәдә беренче ярдәм күрсәткәч, аны вертолет белән Уфага озаталар.
Аны Уфаның 21 нче номерлы хастаханәсенә китерәләр. Биредә Рәфискә җитди диагноз куялар — аның уң табаны өлешчә апмутацияләнгән. Имгәнгән ир-атка ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.
21нче номерлы клиник хастаханә табиблары ир-атның уң аягында киселгән өлешне кабат тегеп кую җаен таба.
«Имгәнгән аяк төзәлде дип әйтеп була инде», — дип яза Башкортстан буенча сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Хәзер бу ир-ат реабилитация уза, динамика уңай бара, диелә бу хәбәрдә.