Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырык яшьлек иргә кияүгә бирелгән сигез яшьлек кыз кан китүдән үлгән

Ливан басмалары Йәмәндә булган фаҗигале хәл хакында яза.

news_top_970_100
Кырык яшьлек иргә кияүгә бирелгән сигез яшьлек кыз кан китүдән үлгән

Фаҗигале хәл Йәмәндәге Хард шәһәрендә була. Сигез яшьлек Раванна исемле кызны үзеннән биш тапкырга олырак — 40 яшьлек иргә кияүгә бирәләр. Ул кияүгә чыккач, эчке органнарына зыян килү сәбәпле кан китүдән вафат була.

Ливан басмалары бу ирне җәзага тартуны таләп итә. Йәмәннең кеше хокуклары буенча министры Хурия Машхур кияүгә чыгу яшен закон нигезендә 18 яшькә кадәр арттырырга таләп итә. Хәзерге вакытта Йәмәндә һәр дүртенче кыз 15 яшькә кадәр кияүгә чыга икән. Йәмәндә инде озак еллар тынычлык юк, биредә гражданнар сугышы бара. Күп кенә гаиләләр, хәерчелектән котылыр өчен кызларын өлкән яшьләрдәге байларга бирергә мәҗбүр.

Guardian басмасы язуынча, Йәмән дөньяда хатын-кызлар өчен иң начар дәүләт. Биредә хатын-кызларның бернинди хокуклары да юк. Башка ислам илләреннән аермалы буларак, монда медицина юк диярлек.

Журнал 12 яшьтә кияүгә бирелгән бер кыз белән сөйләшә алган. Ул кияүгә чыкканда нәрсә икәнен аңлап та бетермәгән — аңа яңа туфли һәм күлмәк бүләк иткәннәр, ул шуңа сөенгән. Беренче никах төнендә кыз истерикага бирелә. Ире «яхшы» кеше булып чыга, аны кыйнамый, әнисен чакыра. Әнисе исә кызның инде олы тормышка аяк басуын, иренә буйсынырга кирәклеген әйтә.

Кызның ир хатыны чоры башлана. Ул кол хәлендә көн-төн өй эшләрен башкарудан баш тартмый, әмма һәр төн аның өчен газапка әйләнә. Кыз ир бала таба. Дүрт елдан соң ире «картайган» хатынны урамга куып чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100