Кырык яшь, ә хатыны юк: Татарстанда ир-егетләр ни өчен өйләнергә ашыкмый
30 яки хәтта 40 яшьтән узган улының өйләнмәвенә һәм өйләнергә җыенмавына зарланучы хатыннарны еш ишетерегә туры килә. Демографлар да, буйдаклар саны арта һәм, димәк, өйләнешүчеләр саны кими. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматлары буенча, соңгы 10 елда республикада ул дүрттән бер тапкырга кимегән.
Ир-атларның ЗАГСка ни өчен ашыкмавы турында Казанның «Ирбис» клиник һәм нейропсихология фәнни-гамәли үзәге укытучысы, табиб-психиатр, психолог Вадим Самылин сөйләде.
Фото: © Вадим Самылин архивыннан
«Буйдак егетләр бик күп»
Вадим Георгиевич, сезнеңчә, ир-егетләр ни өчен гаилә корырга ашыкмый, бу карарны ни өчен ахыргача кичектерәләр?
Минемчә, монда күп нәрсә «гаилә» төшенчәсен ничек аңлауга бәйле. Әгәр сүз ЗАГСта теркәлү турында барса, карарны кичектерү еш очрый. Ләкин әгәр гаиләне бергә яшәргә карар кылган ике яшь кешенең рәсми булмаган берлеге буларак аңласак, мондый парлар шактый күп.
Эш шунда: төрле буын вәкилләре гаилә тормышын төрлечә кабул итә. Һәм буыннар арасында аерма күбрәк булган саен, аларның гаилә тормышы турындагы күзаллаулары да шулкадәр күбрәк аерыла. Элек гаилә проблемалары уртак хәл ителә иде: фатир сатып алудан һәм ремонттан алып балаларны карауга кадәр. Бүген һәр гаилә автономиягә омтыла. Чорлар үзгәрә, алар белән бергә – социаль нормалар да.
Яшь ир-атлар арасында хатын-кызлар белән озак вакытлы мөнәсәбәтләрдән качучылар да, хәтта рәсми никахсыз бергә яшәүгә җөрьәт итмәүчеләр дә аз түгел. Алар, ялгызым гына яшәү җиңелрәк, шул ук вакытта матди җаваплылык та юк, дип саный.
Әгәр ир-ат ялгыз яши һәм көнкүрештән күп нәрсә таләп итми икән, аңа, чыннан да, җиңелрәк булырга мөмкин. Ялгыз кеше фатир арендага ала алмаган, үзенә лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә алмаган вакытлар артта калды. Бүген һәркем үзенә кер юу машинасы сатып ала, әзер ризыкка заказ бирә ала. Хатынның кер юу һәм пешерү өчен генә кирәк түгеллеген аңлау вакыт таләп итәргә мөмкин. Урта яшьтәге һәм өлкәнрәк ир-атлар үзара аңлашып яшәү, ярдәмләшү кебек әйберләрне бәяли, тормыш буйлап бергә барганда, балалар тәрбияләгәндә озак вакытлы мөнәсәбәтләрнең матурлыгын аңлый башлый.
«Акча һәм хис-кичерешләр җитми»
Гаилә корырга теләмәү икътисади сәбәпләр – аз керем, торак һәм перспективалар булмау белән бәйле булырга мөмкинме?
Керемнең түбән булуы һәрвакытта да кеше акчаны аз эшли дигәнне аңлатмый. Еш кына проблема аның финанс белемсезлегендә: ул алганына караганда күбрәк сарыф итә. Моны аңлау, аның акча белән идарә итә белүен бәяләү мөһим. Әгәр дә ул ресурсларны бүлүдә яки акча эшләүдә кыенлыклар кичерә икән, проблеманы хәл итәргә кирәк: финанс грамоталылыгын арттырырга, күбрәк акча эшләргә ярдәм итә торган күнекмәләрне үстерергә, ресурсларны даими кытлык тойгысын булдырмаслык итеп бүлергә өйрәтергә. Бу – гаилә кору өчен генә түгел, эчке таяныч булдыру өчен дә кирәк.
Яшьләргә мөнәсәбәтләр булдырырга һәм гаилә корырга нинди психологик киртәләр комачаулый?
Гомумиләштерсәк, төп проблемалар – үз-үзеңә ышанмаучанлык, гомуми инфантилизм һәм җитлегеп бетмәгән эмоциональ интеллект. Моннан – башка кеше өчен җаваплылык алырга теләмәү, үз хис-кичерешләрен контрольдә тота алмау, партнердан күп нәрсә өмет итү һәм, ул нәрсәнедер дөрес эшләмәсә, сабыр итә алмау килеп чыга.
Яшьләр арасында импотенция проблемасы еш очрыймы? Күптән түгел Казанда табиблар һәм демографлар туучылар саны түбән булу проблемасы турында фикер алышты, һәм анда яшьләрнең мөнәсәбәтләрендә «дәрт бетте» дигән сүзләр яңгырады. Алар, мәхәббәт белән шөгыльләнүгә караганда, телефонда утыруны өстен күрәләр, диелде.
Минем һәм хезмәттәшләремнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эректиль дисфункция 7-10 процент яшь ир-атларга кагыла. Әлбәттә, бәхетле мөнәсәбәтләр һәм гаилә өчен сексуаль өлеш мөһим. Әгәр бу өлкәдә проблемалар барлыкка килсә, аларны комплекслы рәвештә – уролог, сексолог, психотерапевт, психолог белән берлектә хәл итәргә кирәк.
«Яшь чакта өйлән»
Сезнеңчә, заманча медиа, социаль челтәрләр, киноиндустриянең яшьләрнең гаилә кору карарына йогынтысы никадәр мөһим?
Әлбәттә, бу – мөһим. Безне чолгап алган медиа киңлек билгеле бер векторлар билгели, яшьләр өчен тормыш маршрутларын төзи. Мәсәлән, бер танылган шәхес: «Миңа 42 яшь, минем гаиләм һәм балаларым юк, һәм минем барысы да яхшы», – дип әйтә. Һәм яшьләр моны норма буларак кабул итә башлый. Телешоулар, фильмнар еш кына гаилә тормышы турында тискәре күзаллау формалаштыра, анда ир белән хатын җәнҗал чыгара, аерылыша, милек һәм балалар бүлешә. Гаилә тормышының уңай аспектлары күләгәдә кала.
Хәзер, дәүләт гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын саклау сәясәтен алып барырга алынгач, бу тенденцияләр үзгәрер, һәм якын елларда яшьләр аңында тамырдан борылыш булыр, дип өметләнәбез. Матур һәм яхшы гаилә булып яшәүчеләрнең гаилә тормышының никадәр әһәмиятле һәм мөһим булуы турында сөйләве мөһим. Ахыр чиктә, өйләнгән ир-атларның озаграк яшәвен, азрак авыруын исбатлый торган фәнни тикшеренүләр дә бар бит.
Әмма яшьләр барысын да аңлаганчы, вакыт узарга мөмкин. Чөнки «бала табу яше» дигән физиологик төшенчә бар бит.
Бик дөрес. «Яшь ир-атлар» дигәндә бездә гадәттә 18 дән 35-40 яшькә кадәрге кешеләрне күздә тоталар. Әмма 18 яшьлек һәм 40 яшьлек ир-ат арасында аерма зур, 40 яшьтә кайберләренең инде оныклары бар. Шуңа күрә, әлбәттә, барысын да вакытында эшләү хәерле, шул исәптән балалар табуны да, аларны аякка бастырырга өлгерергә кирәк бит әле.
Яшьләрне гаилә корырга этәрү өчен дәүләт биргән социаль гарантияләр мөһимме?
Әгәр яшь кеше сайлау алдында тора икән, дәүләтнең аңа ярдәм итәчәген аңлау мөһим роль уйный. Әгәр дә ул сәламәтлек саклау тармагы аның гаиләсен сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәген, аның балаларына яхшы белем алу мөмкинлеге булачагын, торак шартларын яхшырту мөмкинлеге барлыгын аңлый икән, бу – тотрыклылык хисе тудыра. Авыр вакытларда дәүләтнең аны проблемалар белән ялгызын гына калдырмаячагына ышаныч гаилә булдыру өчен мөһим факторга әверелә.
Чыганак: «Республика Татарстан», Фәридә Якушева