Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырыккартаны чистартуның иң гади ысуллары

news_top_970_100
Кырыккартаны чистартуның иң гади ысуллары
Гөлүзә Василова

Авылларда сугым чоры башланды. Нәкъ Яңа ел алдыннан мөгезле эре терлек һәм ат чалучылар күп. Кемнәрдер терлекнең эчәгесен, карталарын (кырыккарта) ташласа, кайберәүләр аны «деликатес» дип йөртә, тәмле ризыклар әзерли.

Бу «деликатес»ны күпчелек тәмле итеп пешереп ашар иде, әмма чистартуы – шактый мәшәкатьле эш. Шуңа да хәзер авылда яшәүчеләр арасында да аны алучылар бик аз.

Кырыккартаны чистартуның бер гади ысулын тәкъдим итәм. Карда таптап, чайкап алганнан соң, карталарны салкын суга салырга, ике-өч уч тирәсе сода белән тоз салып, берничә сәгать тотарга кирәк. Шул килеш төнгә калса да зыян булмый.

Аннары аның кырыла торган өлешен пычак яки кул белән сыпырып төшерергә. Кабат яхшылап юганнан соң, ул ап-ак була.

Шулай ук картага 9 процентлы уксус салып тоткан очракта да бик тиз чистарачак.

Бу ысуллардан тыш, картаны кайнап торган суда 1 минут чамасы (артыграк торса, пешеп китә һәм чистартып булмаячак) тотарга, аннары пычак белән кырырга да мөмкин. Әмма бу ысул шактый мәшәкатьле һәм вакытны күп ала. Ә алдагы ысуллар җайлырак, карталарны салып куясың да башка эшеңне карый торасың.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100