news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырык градус салкында урманда дүрт тәүлек адашып йөргән ир-ат табылган

Снегоходы ватылгач, 66 яшьлек пенсионер чаңгы белән китеп барган.

news_top
Кырык градус салкында урманда дүрт тәүлек адашып йөргән ир-ат табылган
Ямалспас

Ямал-Ненец автономияле округында урманда дүрт тәүлек адашып йөргән ир-атны коткарганнар. Бу вакытта урамда 40 градуска кадәр салкын булган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Ямал-Ненец автономияле округының авария-коткару хезмәте белешмәсе буенча, биредә яшәүче 66 яшьлек ир-ат снегодка утырып Пуров районындагы Пякуто күленә китә. Юлда аның транспорты ватыла. Пенсионер ярдәм көтеп тормый, чаңгы белән китеп бара.

Шуннан соң аның белән элемтә өзелә. Пенсионерны эзләргә «Ямалспас»ның тугыз хезмәткәре, «ЛизаАлерт» төркеменең өч волонтеры китә.

Бәхеткә, ир-атны исән килеш табалар, аның сәламәтлеге чагыштырмача яхшы була, ул табиблар ярдәменнән баш тарта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар