news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кырык еллап шахмат тренеры булган Рәфыйк Ваһапов һәм аның хатыны хастаханәдә үлгән

Хатыны Валентина үлгәннән соң, дүрт көн узгач, Рәфыйк Ваһапов үзе дә вафат булган

news_top
Кырык еллап шахмат тренеры булган Рәфыйк Ваһапов һәм аның хатыны хастаханәдә үлгән

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә 6 ноябрьдә билгеле шахматчы Рәфыйк Ваһапов үлгән. Моңа кадәр дүрт көн алдан аның хатыны да вафат булган. Рәфыйк һәм Валентина Самарада госпитальдә дәваланган, ләкин алар авыруны җиңә алмаган. Бу турыда Самара.Онлайн хәбәр итте.

Туганнары сүзләренчә, Валентинаны Самарада җирләгәннәр, Рәфыйкның мәете әлегә моргта. 

Әлеге гаилә турында бик мәрхәмәтле, яхшы иде дип искә алалар.

Рәфыйк Ваһапов һөнәре буенча төзүче була, берничә ел Казахстанда эшли. Мәктәп елларында ук шахмат белән шөгыльләнә, кырык еллап тренер булып эшли.

Рәфыйк Ваһапов абыйлы-энеле Лагутиннарны, Роман Алюшинны шахматка өйрәтә һәм алар уңышларга ирешә. Рәфыйк Ваһапов укучыларына гел ярдәм итә иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар