Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кырмыскалык» торты рецепты

Камырны атланмай белән ясасагыз тәмлерәк булачак.

news_top_970_100
«Кырмыскалык» торты рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 250 грамм атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы (баллы яратучылар күләмен арттыра ала), 3-4 аш кашыгы сөт, 3-4 стакан он, чама белән тоз, 1 аш кашыгы сода, 0,5 аш кашыгы аш серкәсе, әстерхан чикләвеге.

Ингредиентларны бергә салып камыр басарга (аш серкәсе белән соданы «сүндереп» салырга) һәм 30-40 минутка туңдыргычка куярга. Аннары иттарткычтан чыгарырга яки угычтан уарга кирәк.

Табаны майларга һәм камырны салырга. 180 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерергә. Аннары әзер камырны бер табакка җыеп барырга, суынгач кул белән вакларга.

Әстерхан чикләвеген аз гына «уятып» яки кыздырып алырга. Чикләвекне камыр зурлыгында кул белән сындырырга яки турарга мөмкин.

Кремны ике төрле ясарга мөмкин.

Беренче крем өчен: 250 грамм кибет каймагы, 1 банка кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка).

Икенче крем өчен: 1 банка кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка), 100 грамм атланмай (бүлмә температурасында йомшарган).

Кремны аерым савытта болгатырга һәм шунда камыр белән чикләвекне салып яхшылап болгатырга. Аннары кулны юешләп, тыгызлап формага салырга яки тәлинкәгә өеп куярга.

«Кырмыскалык» тортының өстенә мәк, кокос вагы яки угычтан уылган шоколад сибәргә мөмкин. 3-4 сәгатькә, ә иң яхшысы төнгә суыткычка куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100