news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Кырмыскалык" торты

"Кырмыскалык" тортын күпләр ярата, пешерүе дә бик җайлы, бисквитлары ничек пешәр, дип борчыласы юк. Үзем сынап караган "Кырмыскалык" торты рецептын тәкъдим итәм.

news_top
"Кырмыскалык" торты
Камыр өчен: 200 г атланмай яки маргарин, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы кибет каймагы, чама белән он.

Крем өчен: 1 банка кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка), 3 аш кашыгы кибет каймагы.

Эш тәртибе: майны эретергә, шикәр комы салып эрегәнче болгаткалап торырга. Бу масса суынгач, каймак һәм он салып, каты камыр басарга. Камырны 1-2 сәгатькә туңдыргычка куярга. Аннары камырны эре угычтан уарга һәм майланган табага салып, мичтә пешереп алырга.

Пешкән камыр суынгач, вакларга. Крем салып болгатырга, бик тыгызламыйча гына тәлинкәгә өяргә, өстен мәк орлыгы, какос вагы белән бизәргә.

Татлы "Кырмыскалык" әзер, чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар