Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырмыскалы районында югалган хатынны эзлиләр: «Ире белән Агыйдел буенда аерылышкан»

news_top_970_100
Кырмыскалы районында югалган хатынны эзлиләр: «Ире белән Агыйдел буенда аерылышкан»
Фото: Кырмыскалы районы администрациясе, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда «ЛизаАлерт» волонтерлары 40 яшьлек Реана Аеткулованы эзләү турында хәбәр итте. Ул Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында яши. 13 апрельдә өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле хәбәре юк. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кырмыскалы районы администрациясе белешмәсе буенча, аны эзләү дәвам итә. Реананың бергә яши торган ире сүзләренчә, 13 апрельдә кич белән алар Агыйдел елгасы буенча аерылыша. Реананы соңгы тапкыр биредә күрәләр. Шуннан ул элемтәгә чыкмый башлый.

Соңрак яр буенда аның телефоны табыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре территорияне тикшергән, көймәләрдә дә карап йөргәннәр, тик нәтиҗә булмаган.

Реана Аеткулова турында мәгълүматы булганнар полициянең дежур частенә 8-999-74-111-75 номеры буенча шалтырата ала, диелә хәбәрдә.

Фото: © «ЛизаАлерт», Башкортостан, https://www.bashinform.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100