Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырмыскалы районында яшәүче хатын иренең башына пычак кадаган

news_top_970_100

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче хатын иренең башына пычак кадаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кырмыскалы районара суды 40 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшергән. Ул үтерүдә гаепләнә.

Ведомствоның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, былтыр декабрьдә бу хатын ире белән хәмер эчеп утыра. Бераз салып алгач, хатынның элеккеге үпкәләре искә төшә. Ул ирен күралмый башлый. Хатын пычак ала һәм иренең күкрәгенә кимендә бер тапкыр кадый, аннары иренең башына кимендә өч тапкыр пычак белән бәрә. Ир урында ук үлә.

Хөкем ителүче хатын гаебен таный. Аның гаепле дип табалар һәм 7 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100