Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырмыскалы районында үчле үсмер йөкле хатын яшәгән йортка ут төрткән

news_top_970_100
Кырмыскалы районында үчле үсмер йөкле хатын яшәгән йортка ут төрткән
Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 15 яшьлек үсмер бер өйгә ут төрткән. Йорт хуҗасы янгыннан авырлы хатынын һәм кызын алып чыга алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Кырмыскалы районында була. Камышлы авылында янгын турында полициягә хәбәр итәләр. Янгын чыккан йортта 37 яшьлек ир-ат, аның 29 яшьлек хатыны һәм кызы яши.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, өйгә утны балигъ булмаган үсмер төрткән. Тоткарлагач, ул гаебен танып күрсәтмә биргән.

«Якынча ачыкланганча, кыш көне бу үсмер иптәшләре белән әлеге йорт янында йөри. Төнлә белән алар тавышланышкач, өйдә яшәүчеләр кисәтү ясый. Малайга бу ошамый, ул хатынга үпкәләп кала, үч алырга җыена. Ләкин кыш көне үч ала алмый – кар көртләре зур булгач, мунча янына бара алмый. Узган көнне иртән ул шырпы, кәгазь, каен кайрысы ала һәм шушы өй янына бара. Ул кәгазьгә ут төртә, эшләрен телефонга төшереп тора.

Ләкин үсмер, ут өйгә күчәр дип уйламадым, ди.

Бәхеткә, өй хуҗасы төтен исен сизеп ала. Ул авырлы хатынын, 5 яшьлек кызын уттан алып чыга. Хәзер гаилә туганнарында яши, дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100