Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырмыскалы һәм Архангел районнары хәрби комиссары Ринат Гималов авариядә һәлак булган

news_top_970_100
Кырмыскалы һәм Архангел районнары хәрби комиссары Ринат Гималов авариядә һәлак булган
Фото: https://www.bashinform.ru, Кырмыскалы районы администрациясе

Башкортстанның Кырмыскалы һәм Архангел районнары хәрби комиссары Ринат Гималов фаҗигале һәлак булган. Әлеге мәгълүматны Кырмыскалы районы администрациясендә раслаганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ринат Гималов 26 мартта Уфа-Инзер-Белорет юлында авариядә һәлак була. Якынча белешмә буенча, Renault Clio машинасы каршы як полосага чыга һәм Toyota Isis машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Авариядә тагын бер кеше үлә. Ике кеше имгәнә, алар хастаханәдә.

Ринат Гималовны 28 мартта җирлиләр, диелә хәбәрдә.

«Югары профессионал җитәкче, бик яхшы гаилә башлыгы, бик яхшы кеше һәлак. Быел майда безнең районда эшли башлавына 20 ел тула иде. Бу вакыт эчендә ул гражданнары хәрби хезмәткә җыюны оста һәм сыйфатлы итеп оештырды. Хәрби комиссариат коллективы сәгать кебек эшләде, җитәкче нәкъ менә шундый тәртип оештырды», – диелә хезмәттәшләре хәбәрендә.

Ринат Гималов күптән түгел генә Шәйморатов һәм Салават Юлаев ордены белән бүләкләнә. 2003 елда Көньяк Осетиядә мөһим дәүләт объектын басып алуны булдырмый, элетә төеннәрен саклый, шул ук елның августында Цхинвалда сәүдә үзәгендә шартлаткыч җайланманы зарарсызландыра, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100