Таиландтагы Самутпракан провинциясендә күп еллар дәвамында плантациядә эшләгән 39 яшьлек ир-ат кырмыскалар һөҗүменнән соң үлгән. Бу хакта The Thaiger хәбәр итә, дип яза «Радио 1».
6 октябрьдә ир-атны эшендә хезмәттәше белән бергә агач ботакларын электр үткәргечләргә тимәслек итеп кисәргә җибәргәннәр. Эшли башланганнан соң озак та үтмәгән, ир-атка кырмыскалар һөҗүм иткән, эшче кычкырып җибәргән һәм терәтеп куйган баскычтан төшәргә ашыккан.
Баскычтан төшеп җитәргә дә өлгермичә, ир-ат аңын югалткан, җиргә егылган һәм калтырана башлаган.
Хезмәттәшләре аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан һәм «ашыгыч ярдәм» чакырткан, әмма табиблар ир-атны коткара алмаган. Һәлак булган эшченең тәнендә берничә җирдә кырмыска тешләгән эз булган. Табиблар комиссиясе ир-атка бөҗәкләрнең агуыннан анафилактик шок булган, дигән нәтиҗә чыгарган.
Эшченең хезмәттәше әйткәнчә, аның үзен дә берничә тапкыр тешләгәннәр, ләкин ул начар нәтиҗәләр сизмәгән.
Һәлак булган ир-атның әнисе эш бирүчегә карата гаепләү белдермәячәген әйткән. Аның сүзләренчә, алар озак еллар дәвамында бергә эшләгән, эш бирүче ир-атны үзенең улыдай якын иткән.