Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кырлай» паркында аттракцион ватылгач, кешеләр башлары белән аска таба эленеп калган

Карусель 40 метр биеклектә бер минут эчендә тугыз тапкыр әйләнеш ясый.

news_top_970_100
«Кырлай» паркында аттракцион ватылгач, кешеләр башлары белән аска таба эленеп калган
https://tatarstan24.tv

Казандагы «Кырлай» паркында «Бустер» дигән аттракцион ватылган. Кабина 40 метр чамасы биеклектә эленеп калган. Кешеләр башлары белән аска таба эленеп калган. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Аттракцион 40 минут чамасы тукталып торган. Һавада эленеп калган кабинадагы кешеләрнең хәле турында әлегә билгеле түгел.

Якынча белешмә буенча, конструкциянең бер механизмы ватылган. 

Ул июль башында ачылган булган. Карусель 40 метр биеклектә бер минут эчендә тугыз тапкыр әйләнеш ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100