Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевны төрмәдән чыгардылар

news_top_970_100
Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевны төрмәдән чыгардылар
"Татар-информ" архивы

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевны сишәмбе көнне колониядән чыгардылар, ул анда җәза срогын уза иде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Атамбаев колониядән адвокаты һәм гаилә әгъзалары белән бергә киткән. Иреккә чыгу турында карарны суд дүшәмбе кабул иткән, юридик мәсьәләләр 14 февральдә генә хәл ителеп беткән.

Колониядән чыккач, Атамбаев Испаниядә дәваланырга җыена. «Мин Испаниягә дәваланырга китәргә җыенам», –дигән ул ТАСС хәбәрчесенә. 

Аның сүзләренчә, Испания хакимияте һәм Социнтерн вәкилләре аны азат итү өчен күп эшләгән.

Экс-президент сүзләренчә, дәваланып бетергәч, ул Кыргызстанга кайтырга җыена. «Мин, һичшиксез, кире кайтачакмын», – дигән ул. Аның сүзләренчә, җинаять эшләре «ак җеп белән тегелгән». «Иң мөһиме, миңа тернәкләнергә кирәк, төрмәдә 3,5 ел – шаярту түгел ул. Аннары ни белән шөгыльләнәчәгемне уйлый башлармын», –дигән Атамбаев.

2011-2017 елларда Кыргызстан президенты булган Алмазбек Атамбаев 2019 елның 8 августында тоткарлана. Аны тоткарлау бер тәүлек чамасы махсус операция вакытында була, бер кеше үлә.

Тоткарлаганнан соң, берничә көннәр аны хокук саклау органнарына карата көч куллануда, массакүләм тәртипсезлекләр оештыруда, үтерү оештыруда, үтерергә маташу оештыруда, шулай ук заложниклар алу оештыруда, криминаль авторитетны законсыз рәвештә иреккә чыгару өчен ришвәтчелектә, Бишкәк ТЭЦ реконструкциясе вакытында ришвәтчелектә һәм башкаларда гаепләү белдерәләр.

2013 елда Батукаевны законсыз рәвештә иреккә чыгару эше буенча Атамбаевны 2020 елның җәендә 11 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Гаепләүләрне соңыннан кире алалар. 2022 елның июнендә аны Бишкәктә 2020 елның октябрендә тәртипсезлек оештыру эше буенча аклыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100