Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргызстанның яңа президенты портретын түрәләр бүлмәсенә элмәскә кушты

Садыр Жапаров халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен әлегә берни дә эшләмәдем дип саный.

news_top_970_100
Кыргызстанның яңа президенты портретын түрәләр бүлмәсенә элмәскә кушты
Кыргызстан Президентының рәсми сайты

Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров үзенең портретын бүлмәләргә элеп куймауны үтенеп, түрәләргә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда президентның матбугат сәркатибе Галина Байтерекка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Президент Садыр Жапаров безнең гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен әлегә берни дә эшләмәдем дип саный. Шуңа күрә ул дәүләт хакимиятенең барлык органнарына да үзенең портретын бүлмәләргә һәм административ биналарга элеп куймаска киңәш итә», — ди матбугат сәркатибе.

Жапаров фикеренчә, түрәләргә Кыргызстан АССР халык комиссарлары советының беренче рәисе Йосып Габдрахманов, Республика компартиясе үзәк комитетының беренче секретаре Исхак Раззаков портретын элү хәерле. «Алар Кыргызстанның дәүләтчелеген һәм социаль-икътисади үсешен ныгытуга бәһасез өлеш керткән», - дигән яңа президент.

Садыр Жапаров 10 гыйнварда президент сайлауда җиңде. Сайлаучыларның 79 проценты Җапаров өчен тавышын биргән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100