news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыргызстан Президенты коттеджын мохтаҗларга биргән

Садыр Җаппаровның Бишкәк шәһәрендәге ике катлы йортын аукционга куялар һәм аны саткан акчага ун гаиләгә өй алачаклар.

news_top
Кыргызстан Президенты коттеджын мохтаҗларга биргән
http://www.president.kg

Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаров Бишкек шәһәрендә урнашкан ике катлы коттеджын дәүләт ипотека компаниясенә тапшырган, ул мохтаҗларга ярдәм өчен тотылачак. Бу турыда Кыргызстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йортны аукционга куялар һәм аны саткан акчаны мохтаҗ булган ун гаиләгә торак сатып алу өчен тотачаклар.

Президент хәлле кешеләргә аның үрнәген кулланып, чыннан да торакка мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакыра.

Илдәге кешеләрнең күбесе читкә китеп акча эшләп, йорт алырга тырыша. Эшчәнлек төренә карамастан, бар кеше дә тораклы булырга тиеш, ди ул.

Президент сүзләренчә, аның гаиләсе бу йортны 2005 елда сатып алган. 2010 нчы елларда алар башка урынга яшәргә күченгән. Шуннан бирле бу йорт балалар өчен мәктәпкәчә оешма булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар