Бүген Кыргызстан Президенты Садыр Җапаровка 55 яшь тула. Ул үзенә бүләк бирүне тыйган. Бу турыда РИА Новости яза.
Әлеге карар турында республика вице-премьеры Эдиль Байсалов матбугат чарасында сөйләгән.
«Президент бөтен кешегә үзенә бүләк бирүне тыйды. Ул – бик тыйнак кеше. 3 елда Җапаров Кыргызстан халкының аны ил башлыгы итеп сайлап ялгышмаганын исбатлады. Cадыр Җапаров, бәлки, кемгәдер ошамыйдыр да, ләкин без аңа уңышлар теләргә тиеш. Чөнки аның уңышлары – ул безнең халык, безнең дәүләт уңышы», – ди вице-премьер.